Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча күчмә шәхси кабул итүләр башланды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашында Лаеш муниципаль районында гражданнарны шәхсән кабул итүнең беренчесе узды.

Иң күп мөрәҗәгатьләр торак хезмәтләренә тарифлар формалаштыру, «ККК белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләүләр исәпләүнең дөреслеге, шулай ук концессия килешүен төзү мәсьәләләренә кагыла иде.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, Дмитрий Сапожников катнашында гражданнарны киләсе шәхсән кабул итү 18 апрельдә Питрәч районында булачак.

Кабул итүгә районыгызның Башкарма комитетында, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылырга мөмкин, әлеге телефоннар буенча: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International