Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмалар тарафыннан 2024 елга яки озак сроклы чорга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифларны) билгеләү (коррекцияләү) турында тәкъдимнәр бирү графигын раслады.
Тәкъдимнәр бирү инде 2023 елның 19 апрелендә үк башланачак.
Тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр бирү графигы белән безнең «Татарстан тарифлары» Telegram-каналы аша танышырга мөмкин.