ТКХ мәгълүмат порталы бухгалтерлар өчен семинар оештыра

2023 елның 1 апреле, шимбә

ТКХ мәгълүмат порталы «Бухгалтерлык хисабы: Россия Федерациясе предприятиеләрендә нәтиҗәле эшчәнлек алып бару» онлайн-практикумын үткәрәчәк.

Укыту 24 майдан 26 майга кадәр онлайн форматта булачак.

Вебинар программасында:

  • Бердәм салым түләү. Бердәм салым счеты;
  • 2023 елда салым контроле тенденцияләре;
  • Яңа ФСБУ. 2023 елда хисаплылык;
  • НДФЛ һәм иминият кертемнәрен 2023 елда исәпләү һәм түләүнең яңа кагыйдәләре.

Лекторлар:

  • Марина Жирова – адвокат,  «Яблоков и партнеры» адвокатлык бюросының өлкән партнеры, ю.ф.к., салым консультанты, доцент;
  • Әлмир  Рабинович – «FinExpertiza» аудитор-консалтинг челтәренең Бухгалтерлык һәм салым консалтингы идарәсе җитәкчесе;
  • Елена Воробьева – салым консультанты, и.ф.к., ел саен нәшер ителә торган «Заработная плата» кулланмасы, физик затлар файдасына түләүләрне исәпләү, исәпкә алу һәм салым салу буенча кулланмалар авторы.

Семинар Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ярдәме белән оештырыла.

Семинар программасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International