Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Татарстан Республикасында энергетика сәясәтенең инновацион векторын гамәлгә ашыру. Энергетика өлкәсендә югары технологияле эшләнмәләр буенча компетенцияләр үзәген булдыру (110 кВ кадәр тарату челтәрләре)» проектын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Мәсьәләне тикшерүдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, «Сетевая компания» АҖ, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.