Гражданнарны шәхси кабул итүләр башлануы турында искә төшерәбез

2023 елның 2 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Исегезгә төшерәбез, киләсе атнада Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Дәүләт комитеты җитәкчелеге катнашында гражданнарны шәхсән кабул итүләр башлана.

Кабул итүгә үз районыгызның Башкарма комитетында, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылырга мөмкин, әлеге телефоннар буенча: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

Якын арада гражданнарны кабул итү көннәре:

  • 4 апрель – Лаеш районында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашында;
  • 18 апрель – Питрәч районында рәис урынбасары Дмитрий Сапожников катнашында;
  • 25 апрель – Югары Ослан районында рәис урынбасары Сергей Павлов катнашында.

График нигезендә гражданнарны шәхсән кабул итү 2023 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Май аеннан сентябрьгә кадәр кабул итү графигын  ВКонтактеОдноклассники  социаль челтәрләрендә һәм  «Татарстан тарифлары» Telegram-каналында  күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International