Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.
Утырыш кысаларында Чүпрәле, Нурлат, Апас районнарының түбәндәге предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды: «Прогресс» МУП, «Фламинго» ҖЧҖ, «Промчистка» ҖЧҖ, «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ ( Нурлат шәһәре, Аксубай ш.т.п.), «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе» МУП, «ЖилКомСервис» ҖЧҖ.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.