Җайга салынулы оешмалар 2022 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирүне дәвам итә

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясенең атнадагы беренче утырышы булып узды.

Киңәшмә коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге башлыгы Раил Гайфуллин җитәкчелегендә узды.

Утырыш кысаларында Чирмешән, Актаныш, Аксубай районнарының түбәндәге предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды: «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП, «Чиста шәһәр» ҖЧҖ, «ГидроСервис» ҖЧҖ, «Коммунсервис-Актаныш» җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ, «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП, «Төзекләндерү» ҖЧҖ.

Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре дә катнашты.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International