Игътибар! ММЧ вәкилләре арасында III Республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп»  III  Республика конкурсына гаризалар кабул итә башлавы турында җиткерә.

Кем катнаша ала?

Катнашуга традицион рәвештә федераль, төбәк, муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырыла:

  •  басма матбугат;
  •  интернет-медиа;
  •  мәгълүмат агентлыклары;
  •  радиокомпанияләр һәм телекомпанияләр.


 Нинди эшләрне кабул итәбез?

Конкурска телевидениедә һәм радиода 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 30 декабренә кадәр чыккан басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган эшләр кабул ителә.

Конкурс эшләренең тематикасы?

Журналистлар җәмәгатьчелегеннән без коммуналь һәм сәнәгать булмаган өлкәләрдә тарифларны җайга салу, Татарстанда тариф процессын цифрлаштыру, җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын тормышка ашыру темалары буенча кызыклы, актуаль, проблемалы, аналитик, мәгълүмати, аңлату материаллары көтәбез.

 Эшләрне кая җибәрергә?

Конкурс эшләрен әлеге электрон почтага җибәрергә кирәк: kt@tatar.ru.

Конкурс турында нигезләмә: http://kt.tatarstan.ru/file/pub/pub_3245813.pdf

Игътибар итегез, Конкурс турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Белешмәләр өчен телефон: 221-82-97

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International