Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024 елга яки озак сроклы чорга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү турында җайга салынулы оешмалар тарафыннан тәкъдимнәр бирү графигын раслады.
Тәкъдимнәрне җиткерә башлау 2023 елның 11 апреленнән башланачак.
Тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр бирү графигы белән безнең «Татарстан тарифлары» Telegram-каналы аша танышырга мөмкин.