Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең гамәли семинары үз эшен тәмамлады

2023 елның 25 марты, шимбә

Сочи шәһәрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең  «Тарифларны җайга салуны үстерүнең перспективалы юнәлешләре: цифрлы трансформация, нәтиҗәлелек, сервислар» дигән гамәли семинары үз эшен төгәлләде.

Гамәли семинарда электр энергетикасы, ТКХ һәм ЯЭК өлкәләрендә дәүләт тарифларын җайга салу мәсьәләләре тикшерелде, 2023 елгы тариф кампаниясенә йомгак ясалды, тарифларны җайга салу өлкәсен цифрлы үстерүнең төп моментлары билгеләнде, шулай ук тармакларның үсеш юнәлешләре билгеләнде.

Шулай ук чарада докладчылар законга яңалыкларның, мәгълүмат бирүнең һәм программа тәэминаты эшләнмәләренең төп аспектларын аңлаттылар.

Барлык материаллар белән безнең «Татарстан тарифлары» Telegram-каналында танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International