Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.
Киңәшмә рәис вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә узды.
Утырыш кысаларында Әлки, Әтнә, Кайбыч, Теләче районнарының түбәндәге предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды: «Алексеевск коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ, «Әтнә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП, «Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП, ШЭ Р.Т.Хикмәтуллин, «Миша» ҖЧҖ.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.