Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең тарифларны җайга салуны үстерү буенча гамәли семинары тәмамлана

2023 елның 24 марты, җомга

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең  «Тарифларны җайга салуны үстерүнең перспективалы юнәлешләре: цифрлы трансформация, нәтиҗәлелек, сервислар» дигән гамәли семинары төгәлләнеп килә.

Программада:

  • Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу: 2023 елда җайга салу үзенчәлекләре, озак вакытлы үсеш трендлары;
  • Тариф кампаниясе срокларын үзгәртү. 2024 елдан амортизацияне исәпкә алу үзенчәлекләре. ТСО берләштерү. Җайга салу килешүләре;
  • Догазификация кысаларында ГРО чыгымнарын компенсацияләү тәртибе. Технологик тоташтыру өчен түләүне исәпләү, методикадагы үзгәрешләр;
  • Электрон тариф гаризасы һәм электр энергетикасында бер төр эксперт бәяләмәсе. Җыелма фараз балансын формалаштыру. «БМАС» ФДМС яңа моделе;
  • «Региональ тарифларны көйләү моделе» стратегик сессиясе нәтиҗәләрен тикшерү. 2024-2028 еллар көн тәртибе;
  • Газ тармагында тарифларны җайга салуны үстерү перспективалары;
  • Электр челтәрләрендәге эталоннар. Концепция һәм аның үзенчәлекләре. Күчү һәм кертү вакыты;
  • Коммуналь инфраструктура объектларына капиталь кертемнәрне финанслауның бюджеттан тыш чыганаклары.

Нечкәлекләрен  безнең «Татарстан тарифлары» телеграм-каналы аша күзәтеп барыгыз. Семинарның беренче көненә багышланган материаллар инде басылып чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International