ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елда баланс комиссиясенең икенче утырышы узды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2023 елда баланс комиссиясенең икенче утырышы узды.

Киңәшмә коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге башлыгы Раил Гайфуллин җитәкчелегендә узды.

Утырыш кысаларында Казан шәһәре һәм Лениногорск районы предприятиеләре: «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» ҖЧҖ, ШЭ Шаматов Индус Кашипович, «ТеплоГарант» ҖЧҖ, «ЭПЗ ВКНИИВОЛТ» ҖЧҖ һәм «Татфлот» суднолар компаниясе» АҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International