Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты диварларында Рәис Александр Груничев катнашында гражданнарны шәхсән кабул итү узды. Бу көнне Шәһәр Советы депутаты Татьяна Гурьева җитәкчелегендә Чаллы шәһәре халкы проблемалар һәм сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Халыкны борчыган төп мәсьәләләр коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү белән бәйле иде. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тиешле компетентлы органнарга җентекләп тикшерүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча гаризалар җибәрде. Искәртеп узабыз, әлеге эш системалы характерда һәм гражданнар билгеләгән проблемаларга һәм сорауларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Ахырда Татьяна Гурьева Александр Груничевка очрашу, аңлау һәм кешеләргә ярдәм итү теләге өчен рәхмәт белдерде.