Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең тарифларны җайга салуны үстерү перспективалары турында гамәли семинары эшли башлады

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Сочи шәһәрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең  «Тарифларны җайга салуны үстерүнең перспективалы юнәлешләре: цифрлы трансформация, нәтиҗәлелек, сервислар» дигән гамәли семинары эшли башлады. Семинар ике көн – 23 һәм 24 мартта узачак.

Гамәли семинар электр энергетикасы, ТКХ һәм ЯЭК өлкәләрендә дәүләт тарифларын җайга салу мәсьәләләрен тикшерүгә, шулай ук 2023 елгы тариф кампаниясенә йомгак ясауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан рәис Александр Груничев һәм рәис урынбасары Сергей Павлов катнаша.

Бүген программада:

  • «Тарифларны җайга салуның перспективалы юнәлешләре, цифрлы трансформация, нәтиҗәлелек, сервислар» темасына панельле дискуссия;
  • «2023 елга тариф кампаниясе нәтиҗәләре. Халык һәм челтәр оешмалары өчен тарифлар. «Тарифлар светофоры» һәм гамәлдән чыгарылган карарларга күзәтү» түгәрәк өстәле;
  • «ТКХ өлкәсендә мәгълүмат ачуның расланган яңа стандартлары һәм ЕИАС системасында мәгълүмат урнаштыру формалары проектлары турында» түгәрәк өстәл;
  • «Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә актуаль мәсьәләләр» эшче төркеме;
  • «Региональ тарифларны җайга салу моделе. 2024-2028 еллар көн тәртибе» стратегик сессиясе нәтиҗәләрен тикшерү.

Семинарда Россия Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе урынбасарлары, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, шулай ук тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча докладлар һәм хәбәрләр белән чыгыш ясаучы экспертлар берләшмәсе вәкилләре катнаша.

Нечкәлекләрен  безнең «Татарстан тарифлары» телеграм-каналы аша күзәтеп барыгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International