Татарстан Республикасы территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешмаларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2023 елның 1 маена кадәр тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр тапшырырга кирәк.
2024 елга тарифларны билгеләү турындагы тәкъдимне электрон рәвештә «Электрон Татарстан» электрон документ әйләнеше системасын һәм Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасын кулланып җибәрергә кирәк. «Электрон Татарстан» электрон документ әйләнеше системасына тоташмаган оешмалар өчен тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнең альтернатив чыганагы булып Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы тора.
Документларны тапшыру буенча тулы мәгълүмат