Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышларын башлый.
2023 елда беренче утырышны рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде. Утырыш кысаларында Югары Ослан, Зеленодольск, Түбән Кама һәм Лаеш районнарында түбәндәге предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды: «Иннополис» МИЗ» АҖ, «Загородный клуб» ИК» ҖЧҖ, «Осиново» ИК» ҖЧҖ, «Индустриальный парк Сервис» ИК» ҖЧҖ, «Мехуборка-К» ҖЧҖ, «ПСК XXI век» ҖЧҖ һәм «Октябрь инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин.