Газ челтәрләренә тоташтыруның яңа кагыйдәләре турында

2023 елның 21 марты, сишәмбе

«Кодекс»  консультация үзәге 2023 елда газ челтәрләренә тоташтыру һәм догазификация проектларын гамәлгә ашыру кагыйдәләрендә яңалык темасына Бөтенроссия гамәли вебинарын үткәрәчәк, ул  2023 елның 31 мартында 10.00 сәгатьтә булачак.

Вебинар эшендә Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы вәкилләре, яңа тармак законнарын эшләүчеләр һәм газ челтәрләренә тоташтыру өлкәсендә әйдәп баручы эксперт-практиклар катнашачак.

Чара программасында:

  • 2023 елдан социаль газлаштыруда яңалык;
  • 2023 елда догазификация проектларын гамәлгә ашыру;
  • 2023 елда ГРО өчен тарифлар һәм махсус өстәмәләр;
  • Җайга салу органында тарифларны килештерү;
  • Тоташтыру вакытында ГРО чыгымнарын исәпкә алу;
  • Гариза бирүчеләр белән аралашуда яңалык;
  • Тоташтыру өчен түләүләрне исәпләү тәртибе;
  • СНТ  тоташтыру үзенчәлеге.

Спикерлар: Илья Мамин – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Ягулык-энергетика комплексын көйләү идарәсе җитәкчесе урынбасары һәм Виктория Гребенник – Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Газ тармагын үстерү департаменты директоры урынбасары.

Катнашучыларны теркәү +7 (495) 71-22-40 телефоны буенча, web-kodeks.ru сайтында, stepanova@kodeks.msk.ru  электрон почтасы буенча ФИА, вазыйфаны, оешманың исемен, элемтәгә керү өчен белешмә телефонын һәм катнашучының электрон почтасын күрсәтеп гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International