Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнарны шәхсән кабул итүләр башлана

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2023 елның апреленнән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнарны шәхсән кабул итүләр башлана.

График нигезендә гражданнарны шәхсән кабул итү 2023 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Якын арада гражданнарны кабул итү көннәре:

  • 4 апрель – Лаеш районында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашында;
  • 18 апрель – Питрәч районында рәис урынбасары Дмитрий Сапожников катнашында;
  • 25 апрель – Югары Ослан районында рәис урынбасары Сергей Павлов катнашында.

Кабул итүгә үз районыгызның Башкарма комитетында, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылырга мөмкин, әлеге телефоннар буенча: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.

Май аеннан сентябрьгә кадәр кабул итү графигын  ВКонтактеОдноклассники  социаль челтәрләрендә һәм  «Татарстан тарифлары» Telegram-каналында  күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International