ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә «2024 елда коммуналь хезмәтләрдә тарифларны җайга салу» семинары узды.
Семинарда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәсендә бәяләр формалаштыру мәсьәләләре яктыртылды. Шулай ук спикерлар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру тарифлары, җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын формалаштыру һәм мәгълүматны ачу стандартлары турында сөйләделәр.
Лекторлар буларак түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Нәфисә Белалиева, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы;
Алсу Насыйрова, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы;
Гаяз Миңнебаев, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы;
Наталья Казачкина, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне контрольдә тотуны җайга салу бүлеге башлыгы;
Айгөл Йосыпова, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының инвестиция программалары бүлеге башлыгы;
Раил Гайфуллин, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге башлыгы.