ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре коррупциягә каршы семинарда катнаштылар

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коррупциячел хокук бозуларны профилактикалауның аерым мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының финанс хисабы, кадрлар, дәүләт хезмәте һәм мобилизация эше бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барылган эшләр, законнардагы үзгәрешләр турында хисаплар әзерләү буенча мәгълүмат аңлатылды, шулай ук дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтлары бүлекләрендә белешмә урнаштыруга һәм аларны тутыруга карата бердәм таләпләр үтәлешенә мониторинг нәтиҗәләре һәм башка күп яңалык җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International