Иртәгә, 10.00 сәгатьтә җайга салынулы оешмалар өчен «2024 елда коммуналь хезмәтләр буенча тарифларны җайга салу» семинары узачак.
Чарада 2024 елгы тариф кампаниясенең үзенчәлекләре турында аңлатмалар алырга, типик хаталардан ничек сакланырга кирәклеген белергә, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алырга мөмкин.
Семинарда түбәндәгеләр хакында фикер алышачаклар:
Семинарның туры трансляциясе «Татарстан тарифлары» телеграм-каналында булачак. Трансляция вакытында сорауны актив шәрехләр өлешендә язарга мөмкин булачак.
Шулай ук җайга салынулы оешмалар семинар-киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты аша тоташтырылып та катнаша алалар.