ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ККК штабы утырышы узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы узды.

Киңәшмәдә «Татэнергосбыт» АҖ, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Алабуга һәм Әлмәт муниципаль районнары, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ һәм «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күп тармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ вәкилләре чыгыш ясады.

Чарада каралган мәсьәләләр:

  • каты коммуналь калдыкларны чыгаруга бәйле проблемалы мәсьәләләр;
  • «ККК белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен өстәмә түләүләр һәм түләү исәпләүләр буенча мәгълүмат;
  • «Халык контроле» системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләре динамикасы;
  • бакчачылык ширкәтләреннән дача сезонында чүп-чар чыгару белән бәйле сораулар;
  • халыкны мәгълүматлаштыру буенча алып барылган эш чаралары.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International