ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Тариф кампаниясе 2024" семинарын үткәрәчәк

2023 елның 14 марты, сишәмбе

2023 елның 7 мартында 10.00 сәгатьтә җайга салынулы оешмалар өчен «2024 елда коммуналь хезмәтләр буенча тарифларны җайга салу» семинары узачак.

Чарада 2024 елгы тариф кампаниясенең үзенчәлекләре турында аңлатмалар алырга, типик хаталардан ничек сакланырга кирәклеген белергә, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алырга мөмкин.

Семинарда түбәндәгеләр хакында фикер алышачаклар:

  • Су белән тәэмин итүдә һәм су чыгаруда, җылылык белән тәэмин итүдә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәяләр билгеләү;
  • Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифлар;
  • Җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру;
  • Мәгълүмат ачу стандартлары.

Семинарның туры трансляциясе «Татарстан тарифлары» телеграм-каналында булачак. Трансляция вакытында сорауны актив шәрехләр өлешендә язарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International