ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында муниципалитетлар һәм җайга салынулы оешмалар катнашында фикер алышу булды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм җайга салынулы оешмалар катнашында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча видеоконференцэлемтә режимында фикер алышу булды.

Киңәшмәне рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина ачты.

«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре: тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр биргәндә практика һәм типик хаталар» темасына доклад белән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Нәфисә Белалиева чыгыш ясады.

Тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев ККК белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча темасын җиткерде: тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр биргәндә практика һәм типик хаталар турында сөйләде.

Чара кысаларында шулай ук җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестиция программаларын формалаштыруның типик хаталары турында фикер алыштылар, алар турында инвестиция программалары бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпова сөйләде.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ККК белән эш итү өлкәләрендәге мәгълүматны ачуда типик хаталарга ничек итеп юл куймаска кирәклеге турында коммуналь өлкә оешмаларының мониторинг бүлеге башлыгы Раил Гайфуллин аңлатып узды.

Чара ахырында спикерлар тыңлаучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.

Чара турында тулырак мәгълүмат, шулай ук чыгыш ясаучыларның материаллары «Татарстан тарифлары» телеграм-каналында урнаштырылган.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International