Җайга салынулы оешмалар игътибарына! Баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы расланды

2023 елның 11 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  03.03.2023 ел, № Пр-40/2023 боерыгы нигезендә, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча Дәүләт комитетының баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм Дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.

Баланс комиссиясе утырышында карау өчен мәгълүматны һәм материалларны баланс комиссиясен үткәрү датасына кадәр 3 эш көне эчендә түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: monitoringokk@mail.ru

Дәүләт комитеты шунысына игътибар юнәлтә, җайга салынулы оешмаларның паспортларын (Мәгълүмат һәм материаллар исемлегенең 1 пункты) 2023 елның 24 мартына кадәр monitoringokk@mail.ru  электрон почтасы буенча тапшырырга кирәк, файлның исеме – Сезнең оешма исеме, шулай ук мәгълүматны тариф эше буенча вәкаләтле вәкилгә дә электрон почтага кабатлап җибәрергә кирәк.

 

07.03.2023 ел, № ЛХ-27/1350/2023 мәгълүмат хаты https://kt.tatarstan.ru/file/pub/pub_3640893.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International