«Водоканал» МУП тарафыннан инвестиция программасы үтәлешенә күчмә контроль

2023 елның 7 марты, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестицион программалары үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итә. 

Рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов «Водоканал» МУП объектында булдылар һәм Чистай урамындагы (Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр) 3 нче Төньяк коллекторны реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар.

Участокта К13-к14 коллекторын юлырту эшләре төгәлләнеп килә, җимерелгән урыннарда коллектор гөмбәзен торгызу эшләре башкарыла. Коллекторны санацияләү буенча төп эшләрне башкару өчен полимер "оек" тарттырлган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International