Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге мәсьәләләр буенча хокук куллану тәҗрибәсе турында гавами фикер алышуларда катнашырга чакыра:

- су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр биргәндә тәҗрибә һәм еш очрый торган хаталар;

- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестицион программаларны формалаштыруда еш очрый торган хаталар;

- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә мәгълүмат ачуда еш очрый торган хаталар.

Гавами фикер алышулар 2023 елның 13 мартында 15:00 сәгатьтә түбәндәге форматта узачак:

- видеоконференцэлемтә режимында;

- Дәүләт комитетының Telegram-каналында  «Татарстан тарифлары» https://t.me/tarifi116.

2024 елга җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә тариф гаризаларын, шулай ук инвестицион программалар проектларын әзерләүче оешма хезмәткәрләренең катнашуы мәҗбүри булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International