ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Мөнир Гафиятуллин рәислегендә МКФХ Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты.
Утырышта 4 мәсьәлә каралды:
- 2023 елның 1 кварталында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет эше турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Совет рәисе Мөнир Гафиятуллин сөйләде;
- Россия МКФХ Татарстан буенча идарәсенең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен, ягулык һәм азык-төлек товарларына бәя куюны контрольдә тоту эше турында контроль бүлеге башлыгы Идиатуллин Родион сөйләде;
- БДБ илләренең монополиягә каршы сәясәте буенча дәүләтара совет каршындагы реклама буенча Координация советының XXIII киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре турында Совет әгъзасы, «ОПОРЫ РОССИИ» Татарстан республика бүлекчәсе рәисе Баклашов Антон сөйләде.
Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге башлыгы Раил Гайфуллин катнашты. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасының тариф сәясәтендәге үзгәрешләр, 2023 елгы тариф кампаниясе үзенчәлекләре, шулай ук 2023 елга коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында сөйләде.
Чыганак: МКФХ Татарстан идарәсе