ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында инвестицион программаларны тормышка ашыруны тикшереп тору кысаларында киңәшмә узды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Анда Казан шәһәре Башкарма комитеты, «Водоканал» МУП, шулай ук объектларда төзелеш-монтаж эшләрен башкаручы подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәнең көн тәртибендә суүткәргечләрне һәм өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү участокларында эшләр башкаруга, проект эшләренә, шулай ук суүткәргечләрнең һәм коллекторларның аерым участокларында бер ай эчендә башкарылган төзелеш эшләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

«Водоканал» МУП Казан шәһәрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүдә гарантияләүче оешма булып тора. «Водоканал» МУП 2022-2028 елларга инвестиция программасы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 49 чараны һәм ташландык су агызу өлкәсендә 16 чараны тормышка ашыруны күздә тота.

Шуны да искәртик: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмалар тарафыннан инвестицион программаларны тормышка ашыруны, шулай ук белгечләрнең объектларга чыгуын эшләрнең барышы турында хисаплар бирү юлы белән контрольдә тота.  Чираттагы мәртәбә урынга чыгу 3 мартка планлаштырылган.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International