Түбән Новгородта «Тарифларны җайга салу моделе. 2024-2028 көн тәртибе» стратегик сессиясе үз эшен төгәлләде.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Түбән Новгородта җайга салучылар өчен Стратегик сессия үз эшен төгәлләде. Бүген пленар утырыш, шулай ук төркемнәр буенча проектларны яклау булды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина тарифларны җайга салу проблемасы буенча чыгыш ясады.

«ККК белән эш итү» юнәлеше буенча төркем проектын ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать өлкәсендәге тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев тәкъдим итте. Проектның нигезе – , каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләү күләме артуын тоткарлау максатларында, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә яңа объектлар төзү һәм булган эчке чыганаклар аша инвестицияләрне кире кайтару.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International