«Тарифларны җайга салу моделе. 2024-2028 көн тәртибе» стратегик сессиясе кысаларында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең торак-коммуналь хуҗалыкны җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Сурен Оганисян чыгыш ясады.
Чыгыш ТКХ өлкәсендә мәгълүмат ачуның яңа стандартларына багышланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле №108, № 109, № 110 карарлары 2023 елның 26 гыйнварында кабул ителде. Яңа стандартлар 2023 елның 1 сентябреннән гамәлдә булачак.