Түбән Новгородта «Тарифларны җайга салу моделе. 2024-2028 көн тәртибе» стратегик сессиясе уза. Оештыручы – Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт ярдәме белән Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте.
Стратегик сессия кысаларында проект эшләре өчен 2023 елгы тариф кампаниясе нәтиҗәләре буенча көнүзәк һәм проблемалы мәсьәләләр (төбәкләрнең инфраструктур үсешенең тарифсыз чыганаклары, «регулятор»ның клиентларга юнәлтелгәнлеге, тариф базасының икътисадый дисбалансларын тигезләү, тарифларны җайга салуны цифрлаштыру һ.б.) тәкъдим ителәчәк.
Чараның максаты – 2024 һәм алдагы елларга практик куллану өчен конкрет проектлар һәм инструментлар, федераль һәм региональ көн тәртибендә тарифлар буенча стратегик инициативалар аша тарифларны җайга салу моделен үстерү.
Чарада катнашучылар:
• Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт;
• РФ субъектлары тарифларын җайга салу органнары җитәкчеләре;
• Түбән Новгород өлкәсенең ОИВ, җирле үзидарә, ресурс белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре.
Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, инвестицион программалар бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпова, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нафисә Белалеева һәм сәнәгать өлкәсендәге тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев катнаша.