Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.

Мәгълүмат тапшыруның составы, тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә -
«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2013 № 6;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – «Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның, җылылык челтәрләре оешмаларының һәм җайга салу органнарының мәгълүмат ачу стандартлары турында» 05.07.2013 № 570;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә – «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында» 21.06.2016 № 564.

Мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ККК белән эш итү өлкәләрендә, шул исәптән ККК транспортлау өлешендә дә,  җайга салынулы оешмаларга, 2022 елда җитештерү чыгымнары структурасын да кертеп, 2022 елда җайга салынулы оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең фактик күрсәткечләре, җайга салынулы товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең төп куллану характеристикалары турында  FAS.JKH.OPEN.INFO.BALANCE.ХХХХ шаблоны форматында мәгълүмат ачарга кирәк (мәгълүматны ачу вакыты – бухгалтерлык балансын салым органнарына тапшырганнан соң 30 календарь көннән дә соңга калмыйча; ККК белән эш итү өлкәсендәге һәм салым органнарына бухгалтерлык балансын тапшырмый торган  оешмалар өчен – еллык бухгалтерия балансын салым органнарына тапшыру өчен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән сроктан соң 30 календарь көннән дә соңга калмыйча, ягъни 2023 елның 30 апреленә кадәр).

Кайнар су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар җайга салынулы эшчәнлектән кергән табыш, эшчәнлекнең җайга салынулы төре буенча җитештерелә торган товарларның (күрсәтелә торган хезмәтләрнең) үзкыйммәте, чыгымнар элементларын да кертеп, шулай ук башка күрсәткечләр турында Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге стандартларның 60 пунктында күрсәтелгән  мәгълүматларны FAS.JKH.OPEN.INFO.BALANCE.GVS  шаблоны форматында ачарга тиеш  (мәгълүмат хаты 26.02.2021 № НБ-27/750/2021)

Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, җылылык челтәре оешмаларына түбәндәге мәгълүматны ачарга кирәк:

- товарлар китерү (хезмәтләр күрсәтү) шартлары турында мәгълүмат (ачу вакыты – агымдагы елның 1 мартына кадәр (2023 ел чоры) – FAS.JKH.OPEN.INFO.TERMS.WARM шаблоны форматында;

- җылылык энергиясе чыганакларын, җылылык челтәрләрен эксплуатациядән чыгару, кулланучыларга җылылык энергиясен бирүне чикләү һәм туктату нигезләре турында мәгълүмат (мәгълүматны ачу вакыты – квартал саен, хисап кварталыннан соң килә торган айның 10 көненә кадәр, ягъни 2023 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча 2023 елның 10 апреленә кадәр) – FAS.JKH.OPEN.INFO.LIMIT.WARM шаблоны форматында.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.

 

27.02.2023 № НБ-27/1083/2023 мәгълүмат хаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International