ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең җайга салынулы оешмалар объектларына баруы

2023 елның 24 феврале, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмалар объектларына баруны дәвам иттерә.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре  Әлмәт районының түбәндәге объектларында булдылар:

- «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП – автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга тарифларны куллануны тикшереп тору максатларында;

- «Экосервис» АҖ тарафыннан эксплуатацияләнүче каты коммуналь калдыкларны күмү полигоны һәм чүп-чар сортлау станциясендә – эшчәнлек программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору максатларында;

- гомуми белем бирү оешмалары «1нче лицей-интернат» МББУ һәм «1нче гимназия» МББУ – гомумбелем бирү оешмалары карамагындагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган продукциягә (товарларга) өстәмә хакларны куллануны контрольдә тоту максатында.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шулай ук Сарман районында  да булдылар һәм социаль газлаштыру программасы буенча эш барышы белән таныштылар, гражданнар белән әңгәмә үткәрделәр.

Фоторепортаж 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International