ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендә дәүләт хезмәткәрләрен хокукый агарту буенча укыту семинары узды. Лектор булып Галина Маштакова («Джи Эм Си Консалтинг» ҖЧҖ) – коррупцияне профилактикалау мәсьәләләрен тикшерү өлкәсендә кирәкле тәҗрибәгә һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда гамәли күнекмәләргә ия җәмәгатьчелек вәкиле чыгыш ясады.
Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- коррупцияне профилактикалау эшен оештыру мәсьәләләре;
- коррупциягә каршы стандартларны, таләпләрне, бурычларны һәм тыюларны үтәү мәсьәләләре;
- дәүләт хезмәткәрләренең үз вазыйфаи бурычларын үтәгәндә барлыкка килергә мөмкин гамәли хәлләр.
Гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен коррупциягә бәйле янаулардан саклау өчен Дәүләт комитетында «ышаныч телефоны» эшли: +7 (843) 221-82-07 (дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, җомга – 08:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр).
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлеге белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.