«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында»: Чирмешән районының ресурс белән тәэмин итүче оешмалары

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Чиремшән районы оешмалары белән таныштырабыз.

Чирмешән муниципаль районы Татарстан Республикасының көньягында урнашкан. Көнбатышта – Аксубай җирләре, төньяк-көнбатышында – Яңа Чишмә, төньяк-көнчыгышында – Әлмәт, көньяк-көнчыгышында – Лениногорск, көньяк-көнбатышта – Нурлат районы җирләре белән, көньякта Самара өлкәсе җирләре белән чиктәш.

Районда 18 авыл җирлеге эшли һәм 48 торак пункт урнашкан. Район үзәге — Чирмешән авылы Казаннан 251 км ераклыкта урнашкан. Район беренче тапкыр Первомайский исеме астында 1930 елның сентябрендә оешкан. 1965 елның гыйнварыннан — Чирмешән.

Район территориясенең мәйданы 1364,3 кв. км тәшкил итә (Татарстан Республикасы мәйданының 2,01%ы), шул исәптән район үзәге мәйданы – 14,6 кв. км. Халык саны 19 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Районның бердәнбер ресурс белән тәэмин итүче оешмасы – «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП, ул кулланучыларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә.

Предприятие су белән тәэмин итү процессында 9 су алу җайланмасын һәм 56 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрен эксплуатацияли, шуларның 7,5 –  алыштыруга мохтаҗ.

Ташландык суларны агызу хезмәтен күрсәткәндә оешма тарафыннан 15,20 км озынлыктагы канализация челтәрләре, 3 канализация-насос станциясе һәм 1 биологик чистарту корылмасы кулланыла.

Район территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне «Чиста шәһәр» ҖЧҖ башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International