ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 47 статьясы нигезендә иҗтимагый фикер алышуны үткәрә:
- 2022 елга дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) тарифлары буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре булган доклад проекты;
- 2022 елга кәгазь чыганакта диагностика картасы дубликатын биргән өчен түләү күләмнәренең һәм транспорт чараларына техник карау уздырган өчен түләү күләмнәренең чик дәрәҗәсе үтәлешендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) тарифлары буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре булган доклад проекты;
- 2022 ел өчен тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына бәяләрне куллануга региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләрен үз эченә алган доклад проекты.
Докладларның проектлары Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә, «Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау»/«Хокук куллану практикасын гомумиләштерү» бүлекчәсендә урнаштырылган.
Программа проектына карата кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына 2023 елның 7 мартына кадәр әлеге адрес буенча җиткерергә кирәк: 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 66 йорт, электрон адрес: Tatyana.Turaeva@tatar.ru. «2022 ел өчен докладлар» тамгасы белән. Элемтә өчен телефоннар: 843 2218222, 2218224.