ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән соңгы очрашуда катнашты. Район башлыгының төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Артур Мөхәммәтшин 71нче мәктәптә җыелган халыкны узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга үсеш планнары белән таныштырды.
Халыктан сораулар, нигездә, территорияләрне төзекләндерү буенча: юллар, ишегаллары һәм агач ботакларын кисү, шулай ук чүп контейнерларын урнаштыру һәм чүп-чарны вакытында чыгару буенча алынды.