«Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ белән эшлекле киңәшмә

2023 елның 17 феврале, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешма һәм Нурлат МР Башкарма комитеты белән эш киңәшмәсе булды.

Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Нурлат районында җайга салынулы оешмаларга җылылык белән тәэмин итү буенча муниципаль объектларны эксплуатациягә тапшыру;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә муниципаль объектлар буенча озак сроклы аренда килешүе һәм концессион килешү төзү.  

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Нурлат районы Башкарма комитетына концессион килешү яки җылылык белән тәэмин итү объектлары буенча озак сроклы аренда килешүе төзү өчен кирәкле чараларны тормышка ашыру буенча юл картасын эшләү һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 31.03.2023 кадәр тапшыру бурычы йөкләнде. «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ, авыл котельныйларын исәпкә алмыйча, 2023 елның 30 маена кадәр ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2024 елга тариф проекты исәпләмәсен тапшыру бурычы йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International