Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТКХ мәсьәләләре буенча экспертлар советы каршындагы эшче төркемнең уртак утырышында катнаштылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча экспертлар советы каршындагы җылылык белән тәэмин итү буенча эшче төркемнең, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча эшче төркемнең уртак утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә – милекчеләрне яки челтәрнең башка законлы хуҗаларын җылылык челтәре һәм транзит оешмаларга кертү критерийларын куллану нәтиҗәләрен тикшерү, шулай ук тарифларны җайга салу органнары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар позицияләре нигезендә челтәр оешмалары критерийларын төзәтү турында тәкъдимнәр формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International