170 нче мәктәптә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән очрашу узды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм аның урынбасарлары 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга планнар турында хисап тотты. Халык үзләрен борчыган темаларга, бигрәк тә Дружба бистәсен төзекләндерү, кардан чистарту, яктырту, язгы чорда су басу, шулай ук йортларны капиталь ремонтлау һәм «Ишегалды» программасы буенча сораулар бирде. Халык белән очрашуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.
Бүген 71 нче мәктәптә йомгаклау очрашуы планлаштырылган.