ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова 179 нчы гимназиядә узган Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән очрашуда катнашты. Икътисад һәм сәүдә мәсьәләләре буенча башлык урынбасары Виктор Макаров халыкны узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга үсеш планнары белән таныштырды.
Очрашуга килгән кешеләр үзләрен борчыган темаларга актив сораулар бирде. Балалар сәясәте һәм иҗат йортын төзүгә, «Водоканал» МУП Төньяк коллекторын реконструкцияләүгә, калдыкларны сортлауга һәм эшкәртүгә, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит оештыруга аерым игътибар бирелде.