ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты командасы «Россия чаңгы юлы-2023» Бөтенроссия чаңгы ярышында катнашты. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре – актив кышкы ялны яратучылар – гаиләләр белән бергә «Мирный» чаңгы-биатлон комплексына бардылар. Ә кышның бу көне әлеге искиткеч спорт акциясеннән читтә калмаган һәркемгә уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм табигать белән аралашудан ләззәт бүләк итте.