11 февральдә «Россия чаңгы юлы-2023» узачак

2023 елның 10 феврале, җомга

Иртәгә, 11 февральдә, «Россия чаңгы юлы-2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Казанда узышлар биш мәйданчыкта узачак:

- Горки-Әмәт урманында,

- Казансу елгасын Гаврилов урамы буйлап елга тугайлыгында,

- Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә,

- Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында,

- «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында.

«Россия чаңгы юлы» – Россиядә һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша торган иң массалы спорт чарасы – 1982 елдан башлап инде 41 нче тапкыр үткәреләчәк.

Барыгызга да вакытыгызны яхшы гына уздырырга, уңышлар һәм җиңүләр телибез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International