9 февральдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ һәм Тәтеш районы Башкарма комитеты белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Тәтеш районында җайга салынулы оешмаларга җылылык белән тәэмин итү буенча муниципаль объектларны эксплуатациягә тапшыру;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә муниципаль объектлар буенча озак сроклы аренда килешүе һәм концессион килешү төзү.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы Башкарма комитетына концессион килешү яки җылылык белән тәэмин итү объектлары буенча озак сроклы аренда килешүе төзү өчен кирәкле чараларны тормышка ашыру буенча юл картасын эшләү һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 27.02.2023 кадәр тапшыру бурычы йөкләнде.