Дәүләт комитеты коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча семинарда катнашты

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи заты Клара Сафиуллина коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча семинарда катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов җитәкчелегендә узды.

Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Шрша Равия 2022 елда керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшыру тәртибе, шулай ук Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының методик тәкъдимнәрендә яңалыклар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкиле семинарда катнашучыларны 2022 елда  коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар, дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре чыгымнарының керемнәренә туры килүен тикшереп тору процедурасы белән таныштырды.

«Керемнәр турында белешмәләр» электрон сервисы һәм «Посейдон» коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасы эше турында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкиле сөйләде.

Шулай ук семинарда Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ вәкилләре катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International