8 февральдә 112 нче мәктәптә Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче кешеләр белән очрашу булды.
Хакимият башлыгының ТКХ мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Марат Мәхмүтов халыкны узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга үсеш планнары белән таныштырды. Зал диалогта актив катнашты. Территорияләрне төзекләндерү, торак фондын һәм юлларны капиталь ремонтлау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Очрашуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.