60 нчы мәктәптә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән очрашу узды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга планнар турында хисап тотты. Федераль һәм республика программалары кысаларында тормышка ашырылган чараларга аерым игътибар бирелде. Халык белән очрашуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты. 7 февральдән 15 февральгә кадәр барлыгы 7 очрашу планлаштырылган.