Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.01.2023 ел,  № 110  карары белән  Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары расланды (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең элек гамәлдә булган 05.07.2013 № 570 карары урынына кабул ителде).

Документ нигезендә ачылырга тиешле мәгълүматның составы, аны тапшыру тәртибе, сроклары һәм тапшыру ешлыгы билгеләнгән.

Мәгълүматны түбәндәгеләр ачарга тиеш:

  • җылылык белән тәэмин итүче оешмалар
  • җылылык челтәрләре оешмалары
  • тарифларны җайга салу органнары.

Яңа стандартлар 2023 елның 1 сентябреннән кертелә.

Документның тулы тексты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International